ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Кукмара тау битендәге урманнан 90 машина чүп чыгарылган

19 июль 2017, 06:00

Кукмара тау битендәге урманнан 90 машина чүп чыгарылган
"Эко сервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов әйтүенә караганда, быел урманнан чүп-чарны аеруча күп чыгарганнар: 982 куб. метр

(18 июль, Кукмара, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Кукмара тау битендәге урман райондашларыбызның кул көче белән утыртылган һәм аларның тиңдәшсез хезмәтенә һәйкәл булып тора кебек. Бу игелекле эшнең башы үткән гасырның алтмышынчы елларына барып тоташа, - дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Поселокның оешма-предприятие хезмәткәрләре эш сәгатьләреннән соң, көрәк-чиләкләр тотып, көн дә тауга, яшь агачлар утыртырга барганнар, ә суны елгадан ташып сибәргә туры килгән. Бу кешеләрнең күпчелеге дөньяда юк инде, бары тик якты истәлекләре булып биек наратлар, зифа каеннар шаулый. Бирегә халык җиләк-гөмбә җыярга йөри, ылыс-сагыз исе таралган саф һавада рәхәтләнеп ял итә. Әмма кайберәүләр үзләре артыннан өем-өем чүпләр калдыра. "Эко сервис" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов әйтүенә караганда, быел урманнан чүп-чарны аеруча күп чыгарганнар: саннар белән әйткәндә, 982 куб. метр. 90 машина чүп дигән сүз бит бу! Кешеләрнең табигатькә мондый мөнәсәбәте һич гафу ителмәслек. Урманны үстерү өчен күпме тырышлык куйган мәрхүмнәрнең дә рухлары бу хәлгә рәнҗидер сыман.

Америка Кушма штатларында кунакта булып, андагы тәртипләрне күреп кайткан Әлфия апаның сөйләгәннәрен искә төшердем әле.

-Улымның дусты Сергейның туган көнен табигать кочагында - урман аланында үткәрергә булдылар. Моның өчен урман хуҗалыгына телефоннан шалтыратып, алдан заявка бирергә була икән. Улым шулай эшләде дә. Безгә бәйрәм итү өчен кичке дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр, ягъни дүрт сәгать вакыт билгеләнде. Аланга килдек. Барысы да табигый: аяк астында хәтта корыган ботаклар аунап ята, әмма бернинди чүп әсәре юк, тәмәке төпчекләре дә күренми. Алан уртасында такталардан эшләнгән зур өстәл, эскәмияләр тора. Янәшәдә шашлык әзерләү өчен мангал куелган. Башка кирәк-яраклар да бар. Су, электр уты үткәрелгән, бер читтә барлык уңайлыклары белән бәдрәф урнаштырылган.

Без килеп урнашуга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре - махсус киемнәр кигән ир-егетләркилеп җитте. Елмаеп исәнләштеләр. Барысы да канәгатьләндерәме безне, тәртипме, нинди дә булса таләпләребез юкмы – шул хакта сорашканнан соң, күңелле ял итүебезне теләп китеп бардылар. Әмма без тынычлыкта калмадык: экологияне саклау хезмәтеннән, полиция хезмәткәрләре һәм башка оешмалардан килеп, ягымлы итеп хәлләребезне белешә тордылар. Иң азактан янә урман хуҗалыгы вәкилләре (бу юлы форма киеменнән хатын-кызлар иде) пәйда булды. Алар безгә утны, суны сүндереп, чүпләребезне җыештырып китәргә кирәклеген исебезгә төшерделәр. Үзебез белән махсус зур пакетлар алып килгән идек, барлык калдыкларны шунда тутырып, машинага төяп алып киттек.

Урманда бәйрәм итү күпме бәягә төшкәндер – анысын сорарга онытканмын.

Ә безнең илдә иркенлек: кайсы урманга барырга телисең, шунда барып, җиләк-гөмбә җыярга, ял итеп утырырга була. Алдан рөхсәт сорау да кирәкми, акча да түлисе түгел. Яраса- ярамаса да, учак тергезеп, шашлык пешереп, кәеф-сафа корып утыручылар бар. Бары тик чүпләрне калдырмаска, җыештырып алып китәргә кирәк, ә моңа күпләрнең кулы җитми. Шушы урынга кабат ял итәргә, табигать нигъмәтләрен җыярга килергә туры киләсен уйламыйлар, күрәсең.

Америка Кушма Штатларыннан кунакка кайткан якташыбызның сүзләре хәтергә килә.

-Телим икән, хәзер нарат урманына барып, басу-кырларны әйләнеп киләм. Ә анда алай түгел, - диде ул моңсуланып. - Урман, дәүләтнеке булмыйча, аерым кешенеке булырга мөмкин. Ялгыш керсәң, күңелсезлекләргә очравың бар.

Шушы иркенлекнең кадерен белмибез бит без. Безне туендырып яшәтүче табигатьне рәнҗетүләрне күреп, йөрәк әрни. Урман буйларында ниләр генә очратмыйсың: мәңге черемәс пластик һәм пыяла шешәләр, кабымлык һәм сок савытлары, дисеңме... Урманнар да, елга-күлләр дә үзебезнеке бит, үзебез өчен.
Әлеге дә баягы океан артындагы илгә беренче тапкыр аяк баскан ир-егетнең маҗаралары турында ишеткән идем. Галәмәт эссе көн булган ул. Егет юлында очраган күлгә чумып, йөзә башлаган. Шулчак күлнең хуҗасы килеп чыкмасынмы! Эш ни белән беткәндер, анысы билгеле түгел. Бездәге кайберәүләр кебек күл ярында чүп-чар калдырган булса, хәле тагын да катлауланыр иде.

Чүп дигәннән, һаман да шул безнең әмерикәннәрдән ишеткәннәремне әйтеп үтим инде. Юлда барганда берәрсе машина тәрәзәсеннән чүп-чар ташлап калдыра икән, моны күреп калган башка машина хуҗасы, һичшиксез, бу турыда юл полициясенә хәбәр итә, ди. Гаеплене инде алдагы полиция постында туктаталар, беркетмә төзеп, эшен судка җибәрәләр. Суд мондый карар чыгара: гаепле кеше бер яки берничә ай дәвамында ничәдер чакрым юл аралыгын чистартып-карап торырга тиеш була. Төп эшеннән бушагач башкарамы моны, ничектер башка вакыт табамы – анысын үзе хәл итә.

Бездә исә юл читләренә тәмәке каплары, сыра, сок шешәләре, туңдырма каплары, хәтта кулланылмаган даруларны ташлап китүчеләрне берни борчымый. Америкадагы кебек үзләренә җыйдыртасы иде дә бит. Табигатьне пычратучының һәркайсына, дип әйтүем. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр