ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды

Җәмгыять

Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булып узды

19 июль 2017, 02:00

Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булып узды
Җыелышта Корбан гаетенә әзерлек, балаларның көндезге лагерьларын оештыру буенча да фикер алышынды.

(Яр Чаллы, 19 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов).  Көн тәртибенең беренче соравы итеп Рамазан ае һәм Ураза гаете нәтиҗәләре каралды. Имамнарның һәрберсе бу сорау буенча хәбәр ясады. Алар хәбәр иткәнчә, Рамазан ае шәһәр мәчетләрендә зур активлык белән үтте, тәрәвих намазлары 20 рәкәгать укылды, барлык мәчетләрдә дә Коръән чыгылды. Фитыр садакалары мохтаҗларга, сукырлар җәмгыятенә, "Ак мәчет" мәдрәсәсенә тапшырылды, - дип яза җирле басма.

Фитыр садакасының бер өлеше мохтаҗларга "Ихсан" фонды аша таратылды. Болай эшләгәндә фитыр алучыларның шәһәр буенча исәбе алып барыла, мәчет саен садака җыеп йөрүчеләргә юл калмый. Киләчәктә фитырның төп өлешен шушы фонд аша тарату фикере хупланды.

Җыелышта шулай ук Корбан гаетенә әзерлек, балаларның көндезге лагерьларын оештыру буенча да фикер алышынды. Шәһәрдәге корбан чалу мәйданчыгын киңәйтү һәм төзекләндерү өчен 15 июльдә мөселманнарның шәһәркүләм өмәсен оештырырга карар ителде.

Соңыннан оештыру мәсьәләләре каралды, имам-мөхтәсиб урынбасары, бүлек мөдирләре, Аксакаллар шурасы рәисе вазыйфаларына җаваплылар билегәнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр