ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде
Татар галимнәре, Казахстан галимнәре белән берлектә, татар каберташ язмаларын тикшерәчәк
КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр
"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган
Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Җәмгыять

Иске Чүпрәле авылының Школьная урамы халкы урам бәйрәме уздырды

19 июль 2017, 00:00

Иске Чүпрәле авылының Школьная урамы халкы урам бәйрәме уздырды Оештыручылар тарафыннан махсус бүләкләр дә әзерләнгән, бүләкләрне исә башлап, борынгы йола нигезендә өйдән-өйгә йөреп җыйганнар.

(Чүпрәле районы, 19 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Үткән атнаның якшәмбе көне Иске Чүпрәле авылының Школьная урамы халкы урам бәйрәме уздырдылар. Чара азан әйтү, әрвахлар рухына догалар кылып башланды, дип хәбәр итә район газетасы. 

Урам Сабан туен махсус мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар һәм икенче төрле кечкенә Сабантуй дип атаганнар. Аны оештыручылар да, кунаклар да шушы урам кешеләре. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар, яшьләр, балалар – барсы да бәйрәм итәргә җыелган.

Школьная урамы – кечкенә урам булса да, өй саен диярлек талант яши икән. Моны алар бәйрәм барышында исбатлады.

Оештыручылар тарафыннан махсус бүләкләр дә әзерләнгән. Бүләкләрне исә башлап, борынгы йола нигезендә өйдән-өйгә йөреп җыйганнар. Урам бәйрәмен үткәрүнең дә асылы-яшь буынга матур йолаларыбызны, урам тарихын җиткерүдә иде.

Чарага авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та килгән иде. Ул әлеге бәйрәмне традициягә әйләндерү турында сүз кузгатты. Ник дигәндә, мондый бәйрәм туганнарны, күршеләрне берләштерә, күңелләрдә җылылык, әйбәт хисләр генә уята .

Бу хакта урамның иң өлкән кешесе Хөрия апа да әйтеп үтте. Элек елларда урамның тулы исеме Школа колхозной молодежи дип исемләгәнен әйтте. Ә халкының бер-берсенә ярдәмләшеп, хәлләр белешеп яшәгәннәрен сөйләде. Халыкта да бит "Күршең туганнан якынрак", дигән әйтем бар. Туганың килеп җиткәнче, күршең кереп җитә ярдәмгә.

Урам бәйрәмендә бала- чага рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда көч сынады. Бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәгеләр дә кәнагать калып, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, мул табыннанардан авыз итеп, самовар чәйләре эчеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр