ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Федераль Куркынычсызлык хезмәте Петербургта терактны булдырмый калды
#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды
2018 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә
Әтнә районының ике авыл бозында җиде мәгариф оешмасы хоккейчылары көч сынашты
Алексеевск районының элеккеге башлыгы Козонковның яңа эш урыны билгеле булды

Икътисад

Lada машинасын яңа ташламалы дәүләт программасы буенча сата башлыйлар

18 июль 2017, 21:39

Lada машинасын яңа ташламалы дәүләт программасы буенча сата башлыйлар Сатып алучылар өчен Lada машинасының теләсә нинди моделенә бер тапкыр өстәмә 10 процент ташлама бирелә.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Сатып алучылар өчен автокредитның яңа программасы кысаларында Lada машинасының теләсә нинди моделенә бер тапкыр өстәмә 10 процент ташлама биреләчәк. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

"Гаилә автомобиле" программасында ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган балалы сатып алучылар катнаша ала. "Беренче автомобиль" программасы машинаны беренче тапкыр сатып алучылар өчен.

"АвтоВАЗ"да “беренчелектә” иң лаеклы модель булган стандарт комплектацияле Granta седанын сатарга телиләр. Ташлама белән ул 351 мең сум булачак.

Тольяти автозаводында беренче гаилә автомобиле сыйфатында сыйдырышлы Vesta седанын һәм универсал Largus машинасын тәкъдим итмәкчеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр