ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде - исемлек
"Яратылмый калган ярлар" спектакле белән Казанда "Һөнәр" фестивале башланып китте

Авыл

Депутатлар 21 гасырда Россия авылы нинди булырга тиешлеге хакында сөйләшкән

18 июль 2017, 21:19

Депутатлар 21 гасырда Россия авылы нинди булырга тиешлеге хакында сөйләшкән Алар фикеренчә, заманча икътисад, заманча халыктан башка булмый.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Башкортстан башкаласында бүген аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасының авылны социаль яктан үстерү комитетына карарган оешманың “Заманча шартларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” темасына багышланган күчмә утырышы узды. Белгечләр бу мәсьәләгә караган федераль максатчан программаның гамәлдә үтәлүен, авыл җирлегендә сыйфатлы банк, почта хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен карый. Бу хакта “Башинформ” язып чыккан.

"Билгеле бер шартлар булдырылырга тиеш. Сыйфатлы кеше капиталы агросәнәгать комплексынның үсешенә ярдәм итәчәк. Россия халкының чиректән артыгы авыл җирендә яши, һәм кешеләр авылда да, шәһәрдә дә бер тигез яхшы яшәргә лаек. Монда безнең бурыч — торак пунктларда социаль стандартлар булдырырга. Бу авыл, шәһәргә караганда, өстенрәк булсын өчен кирәк", - дигән утырыш модераторы, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Карамышев.

Парламентарийлар авыл халкын социаль уңайлыклар белән тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте. Мәсәлән, банк хезмәтләре булдыру. Алар фикеренчә, заманча икътисад, заманча халыктан башка булмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр