ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Татарстанлылар БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен Рособрнадзорга юллый ала

17 июль 2017, 19:21

Тәкъдимнәр 11 августка кадәр кабул ителә.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханнарын кабул итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итүне дәвам итә, дип җиткерә ведомство.

Шунысын әйтергә кирәк, Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча кимчелекләр һәм тәкъдимнәрне һәр елны төп имтихан тапшыру кампаниясе төгәлләнгәч тә җыя башлый. Аннан алар анализлана, эксперт фикер алышуын үтә.
Быел әлеге уңайдан берничә дистә тәкъдим кергән. Нигездә алар аерым фәннәрдән биремнәрне камилләштерү буенча. Чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр, шулай ук мәктәп һәм югары уку йорты мөгаллимнәре үз тәкъдимнәрен җиткерә.

“Бердәм дәүләт имтиханнары буенча барлык үзгәрешләр киләсе уку елында кулланылачак, алар тикшерү үтәргә һәм 1 сентябрьгә кадәр басылырга тиеш”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Тәкъдимнәр 11 августка кадәр ege2018@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр