ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Җәмгыять

Россиялеләр гаиләдәге проблемалардан түгел, хәрби бәрелешләр булудан курка - сораштыру

17 июль 2017, 19:03

Россиялеләр гаиләдәге проблемалардан түгел, хәрби бәрелешләр булудан курка - сораштыру Моннан тыш, россиялеләрне сәламәтлек, илдәге эчке конфликтлар, төрле сәбәпләр аркасында керем кимү, эшне югалту кебек проблемалар борчый.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Россия халкы бәяләр артуыннан һәм хәрби ызгышлар булу мөмкинлегеннән күбрәк курка башлаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге нәтиҗәләре шуны күрсәтә, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Әлеге куркулар ил гражданнарын борчый торган төп факторлар булып тора. Моннан тыш, россиялеләрне сәламәтлек, илдәге эчке конфликтлар, төрле сәбәпләр аркасында керем кимү, эшне югалту кебек проблемалар борчый.

Гражданнарның иң аз курыкканы гаилә проблемалары — куркулар картасында бу соңгы урынны били.
Сораштыру быел 22-27 июньдә Россиянең 46 төбәгендәге 130 торак пунктта 1,6 мең респондент арасында үткәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр