ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Хәвеф-хәтәр

Теләче районында юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән

17 июль 2017, 18:48 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Теләче районында юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Теләче районында “Хендай Акцент” машинасы “Мерседес” автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

М7трассасының 900нче километрындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә килеп ирешкән. Урынга Олы Нырсыдан 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинада булган 13әр яшьлек 3 үсмер бала зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр