ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда бер көтү сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән

17 июль 2017, 18:29 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда бер көтү сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән Һава торышы бозылып, яңгыр ява башлаган. Хайваннар качкан агачны яшен суккан.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Зианчур районында 78 баш сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән. Зианчур районы хакимияте эшләре идарәчесе Басыйр Хәбибуллин “Башинформ” агентлыгына әлеге фаҗиганең Биштирәк авылыннан өч километр ераклыкта булуын хәбәр иткән.

Таң белән14 яшьлек үсмер сарык һәм кәҗәләрне көтәргә чыккан. Һава торышы бозылып, яңгыр ява башлаган. Хайваннар качкан агачны яшен суккан.
“Көтүче зыян күрмәгән, үзен әйбәт хис итә. Көтүнең калган өлешен куып кайткан. Зыян һәр баш терлеккә биш мең сум тирәсе булды”, - дип җиткергән хакимият вәкиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр