ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Спорт

Айрат Мәрдиев һәм Стефан Петерансель “Ефәк юлы”ның тугызынчы этабы җиңүчеләре булды

17 июль 2017, 18:10 , Фото: Рамиль Гали

Айрат Мәрдиев һәм Стефан Петерансель “Ефәк юлы”ның тугызынчы этабы җиңүчеләре булды Биш этапта гомуми зачет лидерлары булып Сириль Депре ("внедорожник") һәм Дмитрий Сотников (йөк машинасы) бара.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Пилотлар Стефан Петерансель (Peugeot Sport) һәм Айрат Мәрдиев (КАМАЗ-Мастер) “Ефәк юлы” Халыкара ралли-рейдының тугызынчы этабында җиңүче булдылар. Алар көндәшләреннән 22 һәм 36 секундка алдан киләләр.

Трассада Себастьян Леб экипажы маршруттан чыккан һәм автомобильләре, чокырга очып төшеп, шактый зыян күргән.
Нәтиҗәдә, Леб ике сәгать ярым вакытын югалтып, беренче бишлектән соң гына финишка килеп җиткән. Этапны беренче булып Петерансель, икенчедә Лу Бинлун, өченче булып Лю Кун төгәлләгән.

Йөк машиналары зачетында Эдуард Николаев, шактый вакыт алда барып, финишка җиткәндә генә тишелгән тәгәрмәчне алыштыруга 14 минут вакытын сарыф иткән. Шулай да бу Николаевка финишка өчлектә килергә киртә булалмаган. Аны Мәрдиев (иң яхшысы), Сотников (2нче нәтиҗә) һәм Антон Шибалов (3нче нәтиҗә) генә узган. Гомуми зачетта “КАМАЗ-Мастер”ның өч экипажы ныклы рәвештә ярышны җитәкләгән – лидирлыкта  - Дмитрий Сотников, аннан соң Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр