ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Сәясәт

Анджей Дуда Польшадагы барлык совет һәйкәлләрен юкка чыгаруны хуплады

17 июль 2017, 17:31

Дуда коммунизм яки башка тоталитар җәмгыятьне пропагандалый торган язуларга каршы канунга үзгәрешләр кертә.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Польша Президенты Анджей Дуда илдә совет һәйкәлләрен юкка чыгаруны күздә тоткан, коммунизмны пропагандалауга каршы канунны үзгәртүен раслады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дуда 22 июньдә биналар һәм объектлар атамасында коммунизм яки башка тоталитар җәмгыятьне пропагандалый торган язуларга каршы канунны үзгәртү турында яңа закон имзалады.

Закон имзалаганнан соң өч ай үткәч гамәлгә керә.
22 июньдә Польша парламентының түбән палатасы коммунизм яки башка тоталитар җәмгыятьне пропагандалауга каршы канунга үзгәрешләр кертүне тәкъдим иткән.
Документ нигезендә совет чорындагы барлык һәйкәлләр, шул исәптән сугышчаннары да, юкка чыгарыла. Кызыл Армиянең 230 һәйкәле дә бетереләчәк, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр