ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Рәсми Татарстан

Минтимер Шәймиев: Успение чиркәвен карарага әзерлекле туристлар килсен иде

17 июль 2017, 17:18 , Фото: prav.tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев: Успение чиркәвен карарага әзерлекле туристлар килсен иде Татарстанның беренче Президенты Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи объектларында реставрация эшләре барышы белән танышты.

(Свияжск, 17 июль, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Успение чиркәвендә реставрация эшләре барышы белән танышты. Успение чиркәве Зөя утрау-шәһәрчегендә иң зур чиркәү һәм кабатланмас тарихи һәйкәл булып тора. Чиркәүнең иң төп үзенчәлеге булып, XVII гасырдагы 1080 квадрат метр мәйданда ясалган фреска рәсем сәнгате (дымлы штукатурка өстенә суга изелгән буяу белән төшерелгән бизәк) циклы тора. Ул - Иван Грозный чорыннан Россиядә сакланып калган дивардагы тулы циклның берсе (икенчесе – Ярославльдәге Спас-Преображенский монастыре чиркәве).

Выездное совещание на объектах острова-града Свияжск. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото: Михаил Фролов

Татарстанның беренче Президенты Зөя утрау-шәһәрчегендә Никольский чиркәвендәге Успение монастыре музеен карады, шулай ук иртәгә бәйрәм буласы Надврат чиркәвендә булды.
Искәртеп үтик, 9 июльдә ЮНЕСКО комитетының 41 нче сессиясендә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение чиркәве ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи мирасы исемлегенә кертелде.

“Биредә башкарылган эш – халкыбызның рухи кыйммәтләрен яңадан кайтару ул. Бирегә ярты миллионлап турист килә. Мәдәният министрлыгы белән Никольский чиркәве базасында туристларны төркемләп кабул итүне эшлибез. Туристлар бирегә килгәнче, аларга Зөя утрау-шәһәрчеге, Успение чиркәве турында сөйлиләр. Шулай без туристлар агымын арттырачакбыз. Ә иң мөһиме – әлеге танылган объектны саклау”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул биредә эшләр тиешле дәрәҗәдә барсын, һәм чиркәүне карарга мәгълүмати яктан әзерлекле туристлар булсын иде, дип җиткерде.

Выездное совещание на объектах острова-града Свияжск. Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев. Фото: Михаил Фролов


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр