ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Икътисад

ФАС: кәрәзле элемтә операторлары эчке роумингны бетерергә тиеш

17 июль 2017, 16:28

ФАС: кәрәзле элемтә операторлары эчке роумингны бетерергә тиеш Операторларга тариф шартларын үзгәртүгә 14 көн вакыт бирелгән.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) "Вымпелком", МТС, "Мегафон" һәм "Т2 Мобайл" элемтә операторларына Россиядә эчке роумингны бетерергә күрсәтмә бирде, диелгән оешманың матбугат хезмәте хәбәрендә. 

"Россиядә Монополиягә каршы федераль хезмәт Көндәшлекне яклау турындагы законның 10нчы маддәсе 6нчы часте пунктында бозылу билгеләрен ачыклаган. Анда Россия буйлап һәм төбәктәге кәрәзле элемтә хезмәтендә төрле тарифлар урнаштыру һәм ярдәм итү билгеләнгән“, – диелгән ФАС хәбәрендә. Ә бу исә экономияле түгел һәм ул расланмаган да.

Кисәтү нигезендә, элемтә операторлары 14 көн эчендә расланмаган бәяләр аермасын алып, тарифларны үзгәртергә тиешләр.

“Зур дүртлек” элемтә операторлары абонентларына бәя мөмкинлекләре төрле булган дүрт тариф категориясен тәкъдим итә. Тариф планы кыйммәт булган саен өйдә һәм юлда кәрәзле элемтә хезмәтләренә тарифларда аерма азрак”, - дип күрсәтә ведомство

В МТС, "Вымпелком" һәм Tele2 шәрехләүләргә ризалашмыйлар. "Мегафон"да җавап бирмәгәннәр.

Искәртеп үтик, 2017 елның мартында ФАС роумингка бәяләр кую буенча тикшерүләр башлаган иде. Федераль хезмәт фикеренчә, челтәр эчендә роуминг норматив буенча да, факт буенча да булырга тиеш түгел.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр