ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Икътисад

Арбитраж суды Интехбанкта “Роял тайм” компаниясе кредитлары түләвен өлешчә раслады

17 июль 2017, 15:53

“Роял тайм” Интехбанккагы кредитлары буенча залогларының бер өлешен кайтара алды.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Егор Никитин). “Роял тайм групп” җәмгыяте 2011 һәм 2013 елларда Интехбанктан алган кредитлары буенча залогларының бер өлешен кайтара алган. Шундый карарны бүген суд утырышында Татарстан Арбитраж суды кабул иткән.

Суд утырышына, алдагысындагы кебек бүген дә “Роял тайм”ның генераль директоры Елена Леушина килгән. Һәм янәдән Леушина фирма юристы белән бергәләп, судка Интехбанкның “Роял тайм”ның үз кредитларын түләү залогын кайтарырга тиешлеген исбатлаган. Төп аргумент булып, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан (АВС) фирманың Интехбанк алдындагы барлык бурычларын түләү турындагы белешмәсе тора.

Әлеге белешмәләр Интехбанк вәкилләренә тәэсир итмәде. Узган суд утырышында финанс оешмасы вәкилләре аларда Үзәк банк тикшерүе баруын һәм алар “Роял тайм”ның кредитлар буенча түләүләр вазгыятен ачыкларга тиеш булуларын җиткергән иде. Ачыкланганча, тикшерү нәтиҗәләре төгәл ачыклык кертә алмаган, шунлыктан Интехбанк вәкилләре үз оешмаларының банкрот хәлендә булуына сылтама итмәкче. Алар фикеренчә, “Роял тайм”га залогны кайтару кертемчеләргә түләүдә комачаулык чыгарырга мөмкин.

“Кредитны ябу шик тудыра, чөнки ул банкның түләү сәләте булмаган вакытта башкарылган. Шунлыктан банк кредиторлары мәнфәгатен яклау максатыннан конкурс идарәчесе тарафыннан гаризалар бирелде, билгеле, хәзерге вакытта без кредит түләнгән дип раслый алмыйбыз”, - дип саный Интехбанк вәкиле.

Шуңа да карамастан, “Роял тайм” вәкиле банкның банкротлыгы кредитлар буенча залогларга тәэсир итми, дип ризасызлык белдерде. “Безнең кредит тулысынча түләнгән һәм без залогны тулы күләмдә кайтаруга хокуклы” -, дип белдерде ул.

Нәтиҗәдә, суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндереп, 2011елгы кредит буенча залогны кайтару карарын чыгарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр