ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

“Татар-информ”да Ык буе авыллары Сабан туе турында сөйләячәкләр

17 июль 2017, 14:12

Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Сишәмбе,18 июльдә, 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Ык елгасы буенда урнашкан авылларда Сабан туй бәйрәмен үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 22 июльдә Башкортстанның Туймазы районына кергән Төмәнәк авылында Ык елгасы буенда урнашкан авылларның Сабан туе үткәреләчәк.

Матбугат конференциясенең кунаклары - “Татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры, Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы Фәрит Уразаев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле һәм Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Алик Локманов чакырылган.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән журналистлар видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр