ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Җәмгыять, Дин

Кыргызстанда туберкулезга каршы көрәштә имамнар ярдәм итәчәк

17 июль 2017, 14:01

Кыргызстанда туберкулезга каршы көрәштә имамнар ярдәм итәчәк Шушы максат белән республика төбәкләрендә имамнарны, мәчет хезмәткәрләрен һәм өлкә казыят вәкилләрен укыта башлаганнар.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Кыргызстанда дин әһелләрен туберкулезга каршы көрәштә җәлеп итмәкче булганнар, дип яза "Интерфакс", әлеге республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Шушы максат белән республика төбәкләрендә имамнарны, мәчет хезмәткәрләрен һәм өлкә казыят вәкилләрен укыта башлаганнар.

“Туберкулезны җиңәчәкбез” проектының вәкиле Дилшат Хаитов сүзләренчә, оештыручы булган Кыргызстан Милли фтизиатрия үзәге USAID проекты ярдәме белән республикадагы туберкулез эпидемиясе белән комплекслы рәвештә, ягъни дин әһелләрен җәлеп итеп, көрәшмәкче.

"Хәзерге вакытта дин теләсә-кайсы дәүләтнең аерылгысыз бер өлеше булуын танырга кирәк. Ул иҗтимагый, социаль-икътисади үсешкә зур йогынты ясый", - дип белдерде Хаитов.

Аның сүзләренә караганда, "икътисади кризис, югары дәрәҗәдәге эшсезлек һәм ярлылык әхлакый һәм рухи нигезләрнең югалуына китерде. Дин әһелләренең абруе үсүен исәпкә алып, без аны республикада туберкуkез белән көрәштә кулланырга булдык ".

Д. Хаитов хәбәр иткәнчә, 24 мартта, ягъни-Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көнендә, Кыргызстандагы 1770 мәчеттә беренче тапкыр исламда сәламәтлек һәм туберкулез мәсьәләләренә багышланган җомга хөтбәсе укылган.

Руханиларының тренинг программасына туберкулез, эпидемиологик хәл, авыруны кисәтү һәм аның таралу юллары турында төп мәгълүмат кертелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр