ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте
Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла
Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чараларга чакыра
24 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Данил Салихов: Драматурглар семинарында режиссерлар пьеса сайлаячак

17 июль 2017, 13:50 , Фото: Салават Камалетдинов

Данил Салихов: Драматурглар семинарында режиссерлар пьеса сайлаячак 22-23 июльдә Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары үтә.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге I Россия күләмендә драматурглар семинары драматурглар белән режиссерларның танышу, аралашу мәйданы булачак, дип ышандыра оештыручылар. Исегезгә төшерәбез, семинар 22-23 июльдә Биектау районының Кече Битаман авылында үтәчәк.

Программаның зур өлешен драмаутргларның пьесаларын уку алып торачак һәм әсәрләргә анализ ясалачак. “Семинарда драматургның әсәре укыла икән – аны режиссер ошатып, үзенә алырга мөмкин. Ә бит әле: “Ни өчен бу әсәр куелмый?” дигән сорау туарга да мөмкин. Режиссер җавап бирергә тиеш”, - ди Данил Салихов. Ул үзенең туксанынчы еллар башында Россия күләмендә үткәрелгән семинарда катнашып, үзенең пьесасы шунда сатылуын искә төшерде.

Данил Салихов республикабызның бөтен дәүләт театрларыннан, шулай ук, Башкортстанның Нур, Сибай, Туймазы дәүләт театрларыннан режиссерлар киләчәк. Утырышларны Нияз Игъламов алып барачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10