ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Хәвеф-хәтәр

Татарстанлы "Җебхат ән-Нусра"* террористик оешмасында катнашуда шикләнелә

17 июль 2017, 13:08

2016 елда ир-ат, легаль булмаган рәвештә Сүрия Гарәп Республикасы чиген үтеп, террористик төркем сафларына керә.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). 30 яшьлек Татарстан кешесенә “Законсыз кораллы төркем оештыру яки анда катнашу” мәддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаепләнүче Урта Азиянең үзәк республикаларының берсендә туган. Бу хакта Россия федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарә матбугат хезмәте җиткерә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, шикләнелүче 2016 елның гыйнвар аенда, легаль булмаган рәвештә Сирия Гарәп Республикасы чиген үтеп, анда "Җәмәгать әт-Тәухид вәл-Җиһад" террористик төркем сафларына керә. Әлеге төркем Россиядә тыелган “Җебхат ән-Нусра ли-Әһле әш-Шәм"* оешмасының структур звеносы булып санала. Хәзерге вакытта алда искә алынган оешма составында боевик функцияләрен башкара.

*" Җебхат ән-Нусра ли-Әһле әш-Шәм"("Фронт ән-Нусра") – Сүриядә 2012 елдан эшләп килүче ислам сөнни оешмасы. Озак вакытлар "Әл-Каида" террорчылык челтәренең филиалы булып тора (ул Россиядә һәм күп кенә илләрдә тыелган). 2016 елда әлеге оешмадан бүленеп чыгып, "Җебхат Фәтх әш-Шәм" дип атала башлый, соңрак "Хайат Тәхрир әш-Шәм" белән альянска керә. Бу группировка берничә илдә, шул исәптән Россиядә дә, террорчылык оешмасы булып танылган, аның эшчәнлеге тыелган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр