ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Спорт

Башкортстан атлы биатлон буенча ярышлар уздыра

17 июль 2017, 12:56 , Фото: Рамиль Гали

Башкортстан атлы биатлон буенча ярышлар уздыра Оештыручылар белдергәнчә, чаңгы трассасы урынына - ат чабышлары узачак, ә мылтыктан атуны уклы җәя алмаштырачак.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда Граф күле янындагы аланда беренче тапкыр "Канатлы ат" башкорт атлар фестивале узачак. Аның программасы кысаларында чын атлы биатлон үтәчәк. Оештыручылар белдергәнчә, чаңгы трассасы урынына - ат чабышлары, ә мылтыктан атуны уклы җәя алмаштырачак.

Моннан тыш, биатлон кысаларында башкорт яшьләре арасында тагын бер гадәти булмаган - "Ылак" милли атлы спорт ярышы үтәчәк. Бу милли уен Урта Азиянең күчмә халыкларыннан килеп, Чыңгызхан чорыннан ук танылган.

Башкортлар корылтае Башкарма комитетында хәбәр иткәнчә, бу - команда уены. Уен мәйданчыгы уртасында алты метр диаметрлы әйләнә сызыла, шунда кәҗә (ылак) түшкәсе куела. Казый сигналы буенча, капитаннар бер-берсен сәламли һәм көрәш башлана. Ылакны берсе күтәргәч, бөтен команда уенга кушыла. Максат- түшкәне көндәш якның капкасына ату (заманча вариантта) яки аңа бирмәү. Уен ахырында җиңүче түшкәгә ия була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр