ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Хәвеф-хәтәр

Казанда 5 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар

17 июль 2017, 12:31

Казанда 5 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый.

 (Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Казанда "14 яшенә җитмәгән кешегә карата сексуаль характердагы гамәлләр кылу" маддәсе буенча шикләнелүче ир-ат тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Ул Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыккан. Полиция хезмәткәрләре аны 15 июль көнне җинаять кылынган урыннан ерак булмаган җирдә тоткарлаганнар. Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый. 

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы язганча, 13 июльдә, көндезен билгесез ир-ат, Казанның Мәүлетов урамындагы йорт янындагы балалар мәйданчыгында уйнаган биш яшьлек кызны кулыннан тотып, куаклар арасына алып китә. Анда ир сабыйга карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла башлый. Бу вакытта кыз янына тагын берничә бала йөгереп килә һәм ир-ат кача.

Җинаять урыныннан бармак һәм аяк эзләре, шулай ук видеокүзәтү камерасындагы язмалар алынган. Видеода кыз җинаятьчене таный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр