ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

М.Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә XIX гасырның «Казан күгәрчен оясы» күчермәсен карады

17 июль 2017, 12:15

М.Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә XIX гасырның «Казан күгәрчен оясы» күчермәсен карады Татарстан Дәүләт киңәшчесе Зөя утрау-шәһәрчегендә туристлар өчен урыннарны карады.

(Свияжск, 17 июль, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә туристик объектларны карады.

Татарстанның беренче Президенты «Казан күгәрчен оясы» белән танышты. Аны  утрауда яшәүче Геннадий Горохов, XIX гасыр Казан губернасына охшаган проект буенча,  республиканың Мәдәният министрлыгы белән килешеп, 2014 елда төзегән.

Геннадий Горохов күгәрченнәр белән өченче класстан бирле шөгыльләнә. Хәзер ул 70 күгәрчен асрый. Аларның 30ы - декоратив токымлы. Сүз уңаеннан, декоратив күгәрченнәрне очарга чыгармыйлар, чөнки аларның зур койрыклары һәм канатлары очарга комачаулый. Җәйге күгәрченнәрдән коллекциядә инглиз типлерлары, Казан гривуны, гарәп, Пермь югары оча торган күгәрчене бар.

 «Зөя өстеннән очканда, кыска вакыт эчендә шуный матурлык тудырганыбызга ышанасы килмәде», – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Зәянең танылган күгәрчен асраучысы белән бергә Татарстан Дәүләт киңәшчесе күккә күгәрчен очырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10