ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Җәмгыять

Фин култыгы ярында Яшьләр Сабан туе узачак

17 июль 2017, 11:50

Фин култыгы ярында Яшьләр Сабан туе узачак Татарт һәм башкорт вәкилләре, елдагыча, Ленинград өлкәсенә Сабан туена җыелачак.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 21-23 июльдә Ленинград өлкәсендә Фин култыгы ярында шәһәр яны Яшьләр Сабан туе узачак. Аны традиция буенча «Питер Буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы үткәрә. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Татарстанның Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр яны Яшьләр Сабан туе Ленинград өлкәсендә җиде ел дәвамында оештырыла. Бәйрәмгә йөздән артык татар-башкорт вәкиле җыела. Сабан туе катнашучылары өч көн буе палаткаларда яши, пляж футболы һәм волейболы уйный, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, мендәр сугышы кебек милли ярышларда көч сынаша.

Фин култыгы ярларында спорт снарядлары һәм мәйданчыклары, ашханә, медицина пункты, кичке концерт өчен сәхнә, ерак түгел машина кую урыны булачак. Моннан тыш телнең тәҗрибәле вәкилләре катнашында сөйләм клубы оештырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр