ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте юл хәрәкте кагыйдәләренә караган үзгәрешләрне раслады

17 июль 2017, 11:20

Россия Хөкүмәте юл хәрәкте кагыйдәләренә караган үзгәрешләрне раслады «Тыелган тукталыш» юл билгесе хәзер, тукталыш зонасыннан кала, маршрут транспортына да кагылачак.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Алар җәяүлеләр, велосипедчылар һәм маршрут автобусларының иминлеген арттыруга юнәлгән. Әлеге карарны бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа юл билгеләре: «Механик транспорт чарасының экологик класслы чикләү зонасы» («Зона с ограничением экологического класса механических транспортных средств»), «Йөк автомобильләренең экологик класслы чикләү зонасы» («Зона с ограничением экологического класса грузовых автомобилей»), «Транспорт чарасының экологик классы» («Экологический класс транспортного средства») табличкасы, шулай ук яңа терминнар кертелгән. Әлеге үзгәрешләрнең максаты булып автомобильләр чыгарган зарарлы матдәләр йогынтысыннан әйләнә-тирәне саклау тора, диелә документ белешмәсендә.

Шулай ук яңа терминнар: «электромобиль», «гибридлы автомобиль», кирәкле юл билгеләре һәм билгеләүләре кертелгән.

Берничә үзгәреш «аеру полосасы» ("разделительная полоса") һәм «иминлек утраучыгы» ("островок безопасности") терминына кагыла, алар билгеләмәсенә «трамвай юллары» ("трамвайные пути") сүзтезмәсе кертеләчәк.

Россия Хөкүмәте карары буенча, «Тукталыш тыелган» ("Остановка запрещена") юл билгесе хәзер тукталыш зонасыннан кала маршрут транспортына да кагылачак.

Элеккеге кагыйдәләр буенча, 14 яшьтән кечерәк велосипедчыларга юлдан хәрәкәт итәргә, ә аларны озатып баручы өлкән велосипедчыларга тротуардан барырга ярамый иде. Яңа үзгәрешләр буенча, 14 яшьтән кечерәк велосипедчыларны озатып баручы өлкән велосипедчыларга тротуардан яки җәяүлеләр йөри торган юлдан бару рөхсәт ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр