ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда коткаручылар балалар мәйданчыгында башы кысылган кызны азат иткән

17 июль 2017, 10:16

Чаллыда коткаручылар балалар мәйданчыгында башы кысылган кызны азат иткән Кызның әти-әнисе аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән.

(Яр Чаллы, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре балалар мәйданчыгындагы таучык баскычының тимер рәшәткәләре арасына башы кысылган өч яшьлек кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр ителә.

Кызның әти-әнисе аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән.

Аларның сүзенчә, әлеге хәл алар бала янында торганда килеп чыккан. Әти-әни баланың тимер рәшәткә арасына башын тыкканын сизми дә калган. Шалтырату буенча урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре килгән. Алар тиз арада хәлне бәяләгән, кызны тынычландырган, башына саклагыч башлык кидергән һәм техник җайланма ярдәмендә чыбыкларны аерган.

"Кызыбыз еламады да. Әмма аңа бу сабак булгандыр, дип уйлыйм. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әфәрин! Шәһәр тыныч йоклый ала. Безнең шәһәрдә геройлар бар! Сәламәтлек телим сезгә, сезне чакыру сәбәпләре аз булсын! » – дип язган әти-әниләр социаль челтәрдә.

Алар шулай ук урынга "Ашыгыч ярдәм" килгәнлеген дә әйткән, әмма аларның хезмәтләре кирәк булмаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр