ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк
Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Җәмгыять

Россиядә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр

17 июль 2017, 08:12

Россиядә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр Халык арасында исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү тәкъдимен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. “Известия” газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән.

“Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны ничек тормышка ашыруны Минздрав башка ведомстволар белән бергәләп хәл итәчәк”, - дип ачыклык керттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт профилактикалау медицинасы фәнни-тикшеренү үзәге матбугат хезмәтендә.

Стратегияне әзерләү буенча эш дәвам итә. Әлеге эш тәмамлангач, Стратегияне ведомстволар белән килештеререгә тиешләр. Аннан соң ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны ничек итеп чикләү мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр