ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Җәмгыять

Татарстанның күп балалы гаиләләре 27 мең 736 данә җир кишәрлеге алган

17 июль 2017, 07:42

Җир кишәрлеге алырга теләүчеләр исемлегенә республикада барлыгы 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е – Казаннан, 5676сы – Чаллыдан.

Республика буенча, Казан һәм Чаллыны да кертеп, 32 мең 922 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда андыйлар – 4648, Автошәһәрдә – 2622, дип ачыклык керттеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр