ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Җәмгыять, Мәдәният

Тәтештә Балалар Сабан туен уздырдылар

17 июль 2017, 07:21

Тәтештә Балалар Сабан туен уздырдылар Бәйрәмнең нәни кунаклары төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты: капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Кичә, 16 июльдә, Тәтеш районында Балалар Сабан туен уздырдылар, дип хәбәр итә “Авангард” район газетасы.

Бәйрәмнең нәни кунаклары төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты: капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, авыш бүрәнәгә менде.
Сабан туеның иң кызыклы, мавыктыргыч ярышы милли көрәш булды. Анда шактый саллы бүләкләр өчен республиканың 6 районыннан яшь батырлар көрәште.
Моннан тыш балалар, төрле мастер-классларда катнашып, һөнәри осталык серләренә төшенделәр: балчыктан чүлмәк, милли курчак һәм сувенирлар ясарга өйрәнделәр.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка затлар бар иде. Алар балалар иҗаты күргәзмәсе белән таныштылар, рус, татар, чуваш, мордва халыкларының көнкүрешен чагылдырган ишегалды күренешләрен карадылар, сәхнәләштерелгән ачылыш тантанасының тамашачылары булдылар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр