ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Мәдәният

Эльмира Закирова: «Мәкаләгә караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме, дип уйлап куйдым»

17 июль 2017, 11:45

Эльмира Закирова: «Мәкаләгә караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме, дип уйлап куйдым» Эльмира Закированың «Иясез шатлык» китабы Татарстан китап нәшриятында быел гына 2000 данә тираж белән басылып чыкты.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Журналист хезмәте язучыныкына караганда да катлаулырак бугай – китап чыгаргач, шуны аңладым», - диде танылган журналист, «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты, «Иясез шатлык» китабы авторы Эльмира Закирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Эльмира Закированың «Иясез шатлык» китабы Татарстан китап нәшриятында быел гына 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Китапта авторның «Иясез шатлык» исемле повесте, «З1 нче декабрь» исемле хикәясе, парча, нәсер жанрындагы язмалары урын алган.

Эльмира Закирова китаптагы һәр әсәренең нигезендә журналист язмалары ятуын ассызыклый.

«Журналистика - зур чыдамлык, тырышлык сорый торган профессия, - ди Эльмира Закирова. - Журналист бер мәкаләсен язу өчен бик зур эшләр башкара. Мин әдәбиятны да журналистика алга этәрде, дип саныйм. Сүзем бәхәсләр китереп чыгарса чыгарыр, әмма мәкаләгә караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме икән, дип тә уйлап куйдым әле, чөнки беркем дә кысаларга кертми – геройлар язмышын, аларның проблемаларын үзең теләгәнчә чишәсең. Вакыйгаларны да үзең теләгәнчә куертасың», - ди Эльмира Закирова.

Эльмира Закирова – танылган журналист, утыз елдан артык «Ялкын» журналында эшләгән, шуның уналты елын баш мөхәррир вазыйфасында. Бүгенге көндә «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татар матбугатында исемнәре танылган тулы бер буын журналистлар – аның укучылары.

Эльмира Закированың бүгенге журналистика буенча фикерләрен “Интертат”тан укый аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр