ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Җәмгыять, Мәдәният

Арча Сабан туеның баш батыры билгеле булды

16 июль 2017, 17:55

Арча Сабан туеның баш батыры билгеле булды Халык рәхәтләнеп ял итсен өчен, мәйданда барлык шартлар да тудырылган иде.

(Арча, 16 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бу минутларда Арчада Сабан туе тәмамланып килә. Баш батырны билгеләү өчен көрәш тә ахырына якынлашты. Сабан туе күтәренке кәеф белән, яхшы һава торышы шартларында узды.

Бәйрәмнең иң көтеп алынган бәйгесе – ул, әлбәттә, милли көрәш. 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Арчадан Рөстәм Габделбәров җиңү яулады. 70-75 килограмм авырлыкта Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов җиңеп чыкты. 90 килограммлы үлчәүдә Күпербаштан Илшат Идиятов җиңүче булды. Аларга акчалата бүләк бирелде.

“Арчаның баш батыры -2017” исеменә һәм тәкәгә Арчадан Илнур Зәйнуллин лаек булды.

Бәйрәм кунаклары мәйданның яхшы әзерлекле булуына соклану белдерделәр. Кояштан саклый торган түбәле утыргычлар, күңелле аттракционнар, танылган Казан артистлары чыгышы ямь өстенә ямь булды. Арча Сабан туен Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган артистлары Резидә Шәрәфиева, Чулпан Әхмәтҗанова, танылган җырчы Мөнир Рахмаев, “Казан” бию ансамбле һәм район сәнгать осталары чыгышы бизәде. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10