ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк
Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Җәмгыять

Татарстан илнең иң “бәхетле” 10 төбәге исемлегенә кергән

16 июль 2017, 17:43

Беренче "өчлек"тә - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Удмуртия.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстан илнең иң бәхетле 10 төбәге исемлегенә кереп, җиденче урынны яулаган. "Бәхетлеләр" рейтингы агымдагы елның июнь аенда төзелгән, дип языла "Медиалогия" компаниясенең рәсми сайтында.

Социологлар, рейтингны төзегәндә, төбәк турында искә алуны “Бәхет” сүзе белән янәшә контекстта Facebook, Twitter, ВКонтакте, ОК, Instagram, LiveJournal социаль челтәрләрендә, форумнарда һәм блогларда карап тикшерә.

Искә алу ешлыгы буенча иң “бәхетлеләрдән” Мәскәү (24,76 процент), Санкт-Петербург (12,08 процент) һәм Удмуртия (4,25 процент) булган.

Барлыгы социаль медиадагы 1,5 млн. хәбәр тикшерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр