ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда «Киа» автомобиле 15 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк
Мәскәү өлкәсендә беренче Татар халыкара Люберцы уеннары башланачак
Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган бәйгедә яшь иҗатчыларны бүләкләделәр
Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак

Спорт

"Рубин" футбол командасы “Краснодар”га каршы уен белән яңа сезонны башлый

16 июль 2017, 16:45

Бүгенге уен баш тренер вазифасына Корбан Бердыев билгеләнгәннән соң, “Рубин” өчен беренче рәсми матч булачак.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары “Казан Арена” стадионында “Краснодар” командасына каршы уен белән Россия чемпионатының 2017-2018 елгы сезонны башлый. Әлеге уен баш тренер вазифасына Корбан Бердыев билгеләнгәннән соң, “Рубин” командасы өчен беренче рәсми матч булачак. Уен 17.30 сәгатьтә старт ала.
 
Узган сезонда чемпионатны 4 нче урында төгәлләгән “Краснодар” командасына каршы уенга чыгачак “Рубин”ның старт составы билгеле булды. Капканы, гадәттәгечә, Сергей Рыжиков саклый. Сакчылар – Федор Кудряшов, Владимир Гранат, Олег Кузьмин, Тарас Бурлак һәм Руслан Камболов. Ярымсакчылар – Магомед Оздоев, Янн Мвилла, Рубен Рочина һәм Гекдениз Карадениз. Һөҗүмдә – Максим Канунников.
 
“Рубин”ның запаста калган уенчылары: Тимур Акмурзин, Александр Фильцов, Эльмир Нәбиуллин, Серхио Санчес, Мориц Бауэр, Карлос Самбрано, Егор Сорокин, Максим Лестьенн, Рифат Җамалетдинов, Жонатас, Сердар Азмун.

Сүз уңаеннан, “Рубин” чемпионатны 9 нчы урында төгәлләгән иде.
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10