ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк
Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Спорт

«Салют» лагере булачак чемпионнар әзерләүне дәвам иттерә

16 июль 2017, 17:15

«Салют» лагере булачак чемпионнар әзерләүне дәвам иттерә Балаларның күп вакытлары күнегүләр ясап уза.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Казаннан ун чакрым ераклыкта  балаларның «Салют» исемле җәйге лагере эшли. Хәзер ул профильле спорт-сәламәтләндерү лагере, биредә балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен уку-күнекмә җыеннары уза. Бу сезонда киләчәк ярышларга әзерлекне акробатлар, волейболчылар һәм көрәшчеләр үткәрә. Узган елларда биредә туристлар шөгыльләнгән, хәзер алар Бөтенроссия ярышларына киткән. Киләсе сменага яшь футболчылар киләчәк. «Салют»та барлыгы 110 кеше ял итә, дип яза «Бөгелмә газетасы».

Балаларның күп вакытлары күнегүләр ясап уза. Спорт инвентарьларын алар үзләре белән бергә алып килгән.

Грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче спортчыларның көне иртәнге җидедә башлана. Алар белән Россиянең спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының бронза медале иясе, грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионатының җиде тапкыр җиңүчесе, лагерьнең җитәкчесе Андрей Горохов шөгыльләнә.

Көрәшчеләрдән ерак түгел 2001-2002 елгы «Факел» балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе волейболчылары урнашкан. Уку-күнекмә җыены вакытында Анна Сапугольцева һәм Алинә Миңнуллина пляж волейболы буенча Татарстан беренчелегендә катнашу өчен сайлап алынган, һәм нәтиҗәдә, алтын медаль яулаган.

Моңа кадәр «Факел» командасы классик волейбол буенча Россия беренчелегендә катнашкан. Кызлар, финал уеннарына чыгып, 16 команда арасында 8 нче урынга лаек булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр