ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Фән һәм мәгариф

«Без – Тукай оныклары» палаткалы лагере сменасы төгәлләнде

16 июль 2017, 16:07

«Без – Тукай оныклары» палаткалы лагере сменасы төгәлләнде Лагерь Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә бер атна дәвам итте.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 8-14 июльдә сөйләм-аралашу юнәлеше буенча төбәкара палаткалы лагерь сменасы узды. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге сменада Россиянең 6 төбәгеннән һәм Казакстаннан 300 бала ял итте. Балалар өчен бай мәдәни программадан тыш, туган тел дәресләре, остаханәләр, тренинглар оештырылды. Балалар белән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучылары шөгыльләнде. Моннан тыш танылган язучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың яшьләре оешмалары вәкилләре белән очрашулар булды. Смена ябылышына республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Р. Мөхәммәтов, Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Г.Мусина килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр