ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Мәдәният

Казанда веломәдәнияткә багышланган кинофестиваль премьерасы булачак

16 июль 2017, 16:18

Казанда веломәдәнияткә багышланган кинофестиваль премьерасы булачак Тамашачылар велосипедчылар һәм дөнья велоактивистлары тормышын документаль, уен һәм анимация кыска метражлы фильмнар аша күрә алачак.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). 20 июльдә "Мир" кинотеатрында веломәдәнияткә багышланган халыкара ICFF (The International Cycling Film Festival) кинофестивале премьерасы узачак. Тамашачылар анда велосипедчылар һәм дөнья велоактивистлары тормышын документаль, уен һәм анимация кыска метражлы фильмнар аша күрә алачак.

Фильмнар - төшерелгән телдә, рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. ICFF фестивале 12 ел дәвамында кинематографистлар һәм велохәрәкәт вәкилләре арасындагы элемтәне ныгыта, велосипед мәдәниятен һәм сәламәт яшәү рәвешен халыкка таныта.

Фестивальнең төп фильмнары Германиядә, Польшада һәм Нидерландта төшерелгән. 2006 елдан башлап үткәрелгән бу чара кысаларында тамашачылар 200 дән артык кыска метражлы фильмнар караган. Һәр елда җиңүче исеме өчен 20 дән артык фильм көрәшә. Россия тамашачылары өчен соңгы елларның иң яхшы фильмнары сайлап алынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр