ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк
Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Мәдәният

Йошкар-Олада Сабан туен бәйрәм иттеләр

16 июль 2017, 14:58

Йошкар-Олада  Сабан туен бәйрәм иттеләр Милли бәйрәмдә 10 мең кеше, шул исәптән Татарстанның атказанган артистлары, рәсми кунаклар катнашты.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ").15 июльдә Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада Сабан туе бәйрәме үтте, дип хәбәр итә ТАСС.

Милли бәйрәмдә 10 мең кеше, шул исәптән Татарстанның атказанган артистлары, рәсми кунаклар, Марий Эл губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Евстифеев, Татарстаннан дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Татар мәдәнияте республика үзәге директоры Илгиз Гайсин сүзләренә караганда, хөрмәтле кунакларга традицион түбәтәйләр һәм алар өчен махсус бәйләнгән шарфлар бүләк ителде. "Сабан туе татар мәдәният үзәгенең 20 еллыгы кысаларында узды, әлеге оешма милли чараны оештыручысы булып тора. Барлык элекке директорлар чакырылган ", – дип өстәде ул.

Бәйрәм кунаклары милли уеннарда, аерым алганда, көрәш, билбау көрәшендә катнашты. Кич үзәкнең музыкаль коллективлары халык татар традицион музыкасын һәм авторлык вариацияләрен башкарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр