ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан
Татарстанлылардан китап җыю оештырыла

Фән һәм мәгариф

"Оста мөгаллим" республика грант бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

16 июль 2017, 16:59

Гаризалар агымдагы елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Оста мөгаллим" республика грант бәйгесенә гаризалар кабул итү хакында игълан итә. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте җиткерә.

Бәйге нигезләмәсе буенча, "Оста мөгаллим" бәйгесе түбәндәгеләр укытучылар арасында үткәрелә:

1. Республиканың татар телендә гомуми белем бирү һәм рус телендә гомуми белем бирә торган мәгариф оешмаларының татар сыйныфларында эшләүче беренче һәм югары квалификация категорияле укытучылар, төгәлрәк: математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары;

2. 2016 елда республика белем бирү оешмаларында һөнәри үсеш буенча грант программасы җиңүчеләре булган, шулай ук мәгариф өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешеп, үз педагогик тәҗрибәсен актив тараткан укытучылар.

"Оста мөгаллим" исеме өчен көрәшергә теләүчеләргә http://uchiteltatarstan.ru адресы буенча гариза бирергә кирәк. Шулай ук министрлык сайтында тәкъдим ителгән рәвештә документлар беркетү сорала.

Гаризалар агымдагы елның 20 июленә кадәр кабул ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр