ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Мәдәният

Башкортстанда “Мәргән укчы” фестивале узды

16 июль 2017, 14:18 , Фото: http://www.bashinform.ru

Башкортстанда “Мәргән укчы” фестивале узды Аны карарга республика халкы гына түгел, ә күрше илләрдән һәм Россия төбәкләреннән кунаклар җыелган.

 (Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Учалы районында икенче Халыкара ат өстендә утырган килеш ату һәм уктан ату буенча “Мәргән укчы” фестивале узды. Аның ачылышында Башкортстан сенаторы Лилия Гомәрова чыгыш ясады, дип яза “Башинформ”.

Фестиваль Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән, Казакстан, Кыргызстан һәм Белоруссиядән, шулай ук Мәскәү, Омск, Орск шәһәрләреннән 100 дән артык спортчыны бергә җыйган. Ярышлар традицион уктан атуны популярлаштыру, гражданнарны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә чакыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен оештырыла.

"Башкортстанда ат өстендә утырган килеш ату һәм уктан ату буенча “Мәргән укчы” фестивале икенче мәртәбә уздырыла. Аны карарга республика халкы гына түгел, ә күрше илләрдән һәм Россия төбәкләреннән кунаклар җыела", — диде парламентарий Лилия Гомәрова.

Фестиваль кысаларында республика районнарында традицион уктан ату буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр