(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бөгелмәнең парк һәм скверларында «Шигырьләр эстафетасы» проекты кысаларында классикларның шигырьләре яңгыраячак. Бу хакта “Бөгелмә газетасы” хәбәр итә.
Проектны «Бөгелмәлеләр» әдәби берләшмәсе оештырган. Аның кысаларында шәһәрнең танылган кешеләре, шагыйрь һәм прозаиклар, гади кешеләр классиклар әсәрләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыячак.
Оештыручылар чараны видеога яздырырга һәм роликларны гомуми күзәтүгә куярга уйлый. Бу шигъриятне халык, аерым алганда яшьләр арасында популярлаштыру максаты белән эшләнә.