ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Мәдәният

Бүген Арчада Сабан туен бәйрәм итәләр

16 июль 2017, 11:41

Бүген Арчада Сабан туен бәйрәм итәләр Көн матур, кәеф күтәренке, әзерлек бик яхшы, диләр кунаклар.

(Арча, 16 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген, 16 июльдә, Арча халкы һәм кунаклар Сабан туен бәйрәм итә. Халык бәйрәмгә әзерлекнең яхшы булуын билгеләп үтте. Көн матур, бәйрәмдәгеләрнең кәефе күтәренке. Мәйданга төшү урыннары уңайлы итеп эшләнгән. Берничә ел Сабан туена кайтмаган кешеләр халыкка бәйрәмне тамаша кылыр өчен түбәле урыннар куелуны аеруча уңай бәяләде. “Элегрәк җәймә җәеп тау башында утыра идек. Бигрәк рәхәт, урындыклар уңайлы”, - диләр өлкәнрәк апалар.

Башта кыр батырларын хөрмәтләделәр. Алдынгы хатын-кызларга, бүләкләр белән бергә, купшы-купшы чәчәк бәйләмнәре дә бүләк иттеләр. Арча районының Курса Почмак авылында туып үскән олпат җырчы, Татарстанның халык артисты Шамил ага Әхмәтҗанов якташларына милли көй-моңнарыбызны бүләк итте. Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева, танылган җырчы Мөнир Рахмаев чыгышлары да җылы кабул ителде. Концерт программасы бик бай булачак. Казаннан кайткан сәнгать осталары алдарак та чыгыш ясаячак. 

Җигүле атлар парады – бәйрәмнең күңелле мизгелләренең берсе, Сабан туеның бизәге булды.
Балалар өчен аерым мәйданчык булдырылган. Арча сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы нур өстенә нур булып тора. Хәзерге минутларда спортчылар кул көрәштерә. Бәйрәм дәвам итә.

Шунысы куанычлы: бер генә сәүдә ноктасында да спиртлы эчемлекләр сатылмый, сок һәм су гына. Гомумән, мәйданда "салган" кеше күренми.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев һәм аның урынбасарлары, мәйдандагы халык белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирә, әңгәмә кора.

Мәйдан тирәли кызыклы аттракционнар оештырылган. Аларда өлкәннәр дә, бала-чага да бик теләп күңел ача. 

Узган 2016 елда "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан ачылган паркта халык рәхәтләнеп ял итә, су коена. Гомумән, гади халык иркенләп ял итсен өчен, Арча мәйданында бөтен шартлар да тудырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр