ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда «Киа» автомобиле 15 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк
Мәскәү өлкәсендә беренче Татар халыкара Люберцы уеннары башланачак
Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган бәйгедә яшь иҗатчыларны бүләкләделәр
Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак

Җәмгыять

Татарстан Росреестры бердәм "кайнар элемтә" көне уздыра

16 июль 2017, 11:34

Монда Ана капиталы акчасына алына торган күчемсез милекне теркәү сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 18 июльдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бердәм кайнар элемтә көне уздырачак. Ана капиталы акчасына алына торган күчемсез милекне теркәү сораулары буенча татарстанлылар идарә белгечләренә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Казан халкы, (843) 255-25-71 телефоны аша шалтыратып, сорауларын бирә алачак. Сорауларга Татарстан буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Республиканың башка шәһәр һәм район халкы өчен телефоннар rosreestr.tatarstan.ru идарәнең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар элемтә» бүлегендә урнаштырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10