ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Мәдәният

«Собачье сердце» фильмында уйнаган актер Владимир Толоконников вафат

16 июль 2017, 11:11

«Собачье сердце» фильмында уйнаган актер Владимир Толоконников вафат Толоконниковны Мәскәүдәге Троекуров зиратында җирләячәкләр.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Владимир Бортконың «Собачье сердце» әсәрендә Полиграф Шариков ролен уйнаган актер Владимир Толоконников 74 яшендә вафат булган. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Алдагы көнне ул үзен яхшы хис иткән. "СуперБобровы-2" киносында төшкән. Ә шимбә йөрәге туктаган. Менә шундый зур кайгы», – дип сөйли актерның гаилә дуслары.

Толоконниковны Мәскәүдәге Троекуров зиратында җирләячәкләр. Җеназа Сретен монастырендә узачак.

Владимир Толоконников 1943 елның 25 июнендә Казакъ Совет Социалистик Республикасының Алма-Ата шәһәрендә туган. Совет һәм казак театр һәм кино актеры, Казакъ Совет Социалистик Республикасының атказанган артисты. Соңгы елларда «Мы из джаза 2» (2013), «Смешанные чувства» (2014), «СуперБобровы» (2015), «Бабушка легкого поведения» (2016) фильмнарында төшкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр