ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк
Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Спорт

Гарәп Патшабикәсе Казанда узган ат чабышының "Сабан туе - 2017" бүләгенә лаек булды

16 июль 2017, 10:47 , Фото: Рамиль Гали

Гарәп Патшабикәсе Казанда узган ат чабышының Ат чабышларының гомуми бүләк фонды 1 миллион 770 мең сумны тәшкил итте.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Александр Елисеев). Кичә, 15 июльдә «Казан» ипподромында узган 11 ат чабышының гомуми бүләк фонды 1 миллион 770 мең сумны тәшкил итте. «Сабан туе-2017» бүләген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» ат-спорт клубына караган Арабская Королева - Гарәп Патшабикәсе кушаматлы ат алды.

Гарәп Патшабикәсе белән жокей Мырзабәк Каппушев идарә итте. Чабышның беренче яртысында Патшабикә Градинка кушаматлы биядән калышты, әмма икенче яртысында ышаныч белән беренчелеккә чыкты һәм шул урынын югалтмады.

«Сабан туе-2017» бүләгенә чабыш (сүз уңаеннан, быел әлеге чабышның бүләк фонды 150 мең сумны тәшкил итте) исәп буенча сигезенче булды, ә кич белән ипподромда ярышларны «Ак Барс Холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте призына чабыш ачып җибәрде. Бүләк фонды – 150 мең сум.

Беренче чабышта Максим Кушнаренко идарәсендәге Князь Юсупов кушаматлы айгыр алга чыкты. Князь ахыргача башкаларга беренчелекне бирмәде.

«Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыяте призына булган исәп буенча өченче чабыш (бүләк фонды 150 мең сум) иң кызыклысы булды. Чабышта берьюлы титуллы өч айгыр катнашты. Аның берсе Рамзан Кадыровның айгыры - Си Коуд. Аның белән жокей Хәмзәт Улубаев идарә итте.

Стартның беренче секундыннан алдынгылык үзгәрә торды, әмма аннан соң беренчелекне Си Коуд алды. Финишка якынайганда, көндәшләр көчләрен югалта башлады һәм Хәмзәт Улубаев зур аерма белән финишка ыргылды.

Кичке җиденче яртыда ипподромга МИНЕПС VI халыкара конференция катнашучылары килә башлады. Шул ук вакытта ипподромга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.

Бераз соңрак Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин килде, аңа урынбасары - Васыйл Шәйхразиев (сүз уңаеннан, ул ат чабышы белән кызыксына һәм ипподромга чабыш башланганчы килгән иде), республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов кушылды.

Марат Әхмәтов кунакларга экскурсия уздырды. Ипподром фойесында Татарстанның азык-төлек сәнәгатендәге уңышлары буенча күргәзмә оештырылган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр