ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Йорт тузаны симерүнең бер сәбәбе дип аталган

16 июль 2017, 09:43

Йорт тузаны симерүнең бер сәбәбе дип аталган Белгеч Кристофер Кассотис тузандагы матдәләрнең кешенең май катламына йогынтысын өйрәнү кирәклеген әйтә.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Даремның (АКШ) Дьюк университеты галимнәре белдерүенчә, торак биналарда тузанның күп булып туплануы симерүгә китерә. Тузан кисәкчекләре май күзәнәкләрен үстерергә һәм үзендә күбрәк нутриентлар тупларга этәргеч бирә. Бу хакта, Environmental Science & Technologyга сылтама биреп, РИА Новости яза.

Белгеч Кристофер Кассотис тузандагы матдәләрнең кешенең май катламына йогынтысын өйрәнү кирәклеген әйтә.

Кассотис хәбәр иткәнчә, соңгы елларда матдәләр алмашуына “корылган” һәм эндокрин система эшчәнлеген бозуга сәләтле булган меңнән артык төрле синтетик һәм табигый молекулалар ачылган. Әлеге молекулаларның берничә дистәсе май катламына, ашкайнату системасына һәм кешенең һәм хайваннарның миендәге аппетит үзәгенә турыдан-туры йогынты ясый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10