ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Җәмгыять

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

16 июль 2017, 09:21

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Россиядә металлурглар көне июльнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министрының урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Металлурглар көне белән котлады.

«Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм үз исемемнән ихластан Сезне һөнәри бәйрәмегез - Металлурглар көне белән тәбрик итәм!
Металлургия коплексы предприятиеләре Россиянең социаль-икътисадый үсешенә, аның сәнәгать мөмкинлекләрен ныгытуга мөһим өлеш кертә. Хезмәтләренә тугрылык, җиңел булмаган эшкә чыныккан характер аркасында металлурглар һәрвакыт профессионализм һәм батырлык үрнәге булып торды.

Металлурглар киләчәктә дә намус белән үзләре алдында торган бурычларны чишәрләр, хөрмәткә һәм шөһрәткә лаеклы хезмәтләренең авторитетын һәм мөһимлеген арттырырлар, дип ышанам.

Әлеге өлкә хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек, барлык хыялларының тормышка ашуын телим», – диелә Альберт Кәримов котлавында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10