ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан
Татарстанлылардан китап җыю оештырыла

Сәясәт

Төркиядә Милли бердәмлек көнен дистә меңләгән кеше төнлә урамда билгеләп үтте

16 июль 2017, 10:15 , Фото: Латыпов Рамис

Төркиядә Милли бердәмлек көнен дистә меңләгән кеше төнлә урамда билгеләп үтте Президент Эрдоган рухы көчле булган халыкны беркем дә тез чүктерә алмый, дип белдерде.

(Анкара, 15 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Төркиядә 2016 елгы фетнәнең бер еллыгына багышланган Милли бердәмлек көнендә бәйрәм чараларының төп өлеше дистә меңләгән кеше катнашында парламент бинасы каршында узды.

2016 елның 15 июль кичендә бер төркем хәрбиләр, хакимиятне кулга алу максаты белән, фетнә оештырды. Фетнәчеләр инде хакимият үз кулларында икәнен игълан иткәннән соң, 16 июль 00:26 сәгатьтә президент Рәҗәп Тайип Эрдоган телеканал аша халыкка мөрәҗәгать белән чыга һәм демократияне саклау өчен урамнарга чакыра. Меңләгән кеше урамнарнарга чыга. Коралсыз кешеләр хәрбиләргә каршы күтәрелә, һәм фетнә тиз арада бастырыла. Фетнә вакытында 250 кеше һәлак була.

Быелгы бәйрәм чаралары шушы фетнә вакытындагы вакыйгаларга аваздаш итеп оештырылган. Кешеләр 15 июль көнне парламент янында "Демократия вахтасы" башлады. 15 июль кичендә Төркия байраклары тоткан кешеләр урамнарга - фетнә вакытында төп вакыйгалар барган урыннарга чыга башлады. Кешеләр илнең гимнын, патриотик гимннар җырладылар. 16 июль көне башланган минутларда Төркия байрагын тоткан кешеләр парламент бинасы янына җыелдылар. Бирегә килүчеләр арасында бишек балаларыннан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр бар. Мәйдандагы хатын-кызлар һәм ир-атлар басып торган өлешләр аерып куелган иде.

Парламент каршында алып баручылар һәм ил җитәкчеләре өчен урыннар булдырылган. Бинага керә торган баскычлар фетнә вакытында каһарманлык күрсәткән кешеләргә бирелгән иде. Алар кулларында һәлак булганнарның сурәтләрен тоткан.

Аларны шәһитләр дип атап, һәлак булганнар рухына дога кылгач, алып баручы аларның исемнәрен укыды. Һәр исем аталган саен, җыелган халык: "Бурада", ягъни "биредә" дип кычкырды. Шул рәвешчә алар һәлак булучыларның онытылмаганын, үзләре арасында икәнен белдерде. Хатын-кызларның күбесе бу исемнәрне атаганда елады.

Конья шәһәреннән килгән Мостафа 15 июльнең илнең иң зур бәйрәме икәнен әйтте: "Төркия тарихында фетнәләр күп булды. Без бу юлы кемдер кушуы буенча түгел, үзебез теләгәнчә яши ала торган халык икәнебезне күрсәттек", - диде ул.

"Мин үз илем язмышына битараф булмаганга чыктым",- дип белдерде Михри Тәкәрбаш.

Бәйрәм чараларына төрле илләрдән 350 журналист та килгән иде. Алар Төркиядә халыкның мондый бердәмлек күрсәтеп, төн уртасында балалары белән урамга чыккан очраклары булмавын әйтеп, гаҗәпләнүләрен белдерделәр.

Президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның чыгачагы игълан ителгәч, кешеләр: "Эрдоган! Эрдоган!" - дип кычкырдылар. Бер минут тынлык игълан ителде. Аннары мулла дога укыды. 02:50 сәгатьтә фетнә вакытында парламентны авиация ни рәвешчә утка тотуын һәм халыкның фетнәчеләргә ничек каршы торуын сурәтләгән инсценировка күрсәтелде.

03:18 минутта президент Рәҗәп Тайип Эрдоган халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Аны халык көчле итеп алкышлап каршылады. "Яраткан халкым, мин сезне сәламлим!" - дип башлады ул сүзен. "Минем халкым коралсыз килеш хыянәтчеләргә каршы чыкты. Кулындагы байрагы, йөрәгендәге иманы белән җиңеп чыкты. Дөньяда мондый халык бүтән юк", - диде президент. Ул чыгышында шигырьләрне күпләп кулланды.

Эрдоган фетнәчеләргә карата иң кырыс җәза бирү кирәклеген белдерде һәм шигырь укыды. "Ватанының икмәген ашаган кеше милләтен ничек сата ала?" - диде ул.

Президент әйтүенчә, фетнәчеләрнең гаепләрен исбатларлык дәлилләр җитәрлек. "Һәлак булучылар арасында 14 яшьлек кыз да бар", - диде ул. Президент символик мисаллар да китерде. Фетнә вакытында бер кеше аягын өздергән. Эрдоган аның: "Мин аягымны югалта алам, әмма ватанымны югалта алмыйм", - дигән сүзләрен китерде.

"Халыкта андый хисләр булганда, безне беркем дә тез чүктерә алмый",- диде ул.
"Дөньяда бүре көтүе кебек илләр күп булган заманда без кая барганыбызны беләбез", - дип белдерде. Һәлак булучыларга, аларның аналарына күп тапкырлар рәхмәт әйткәч, ул йөзең белән егылсаң да, тора аласың дигән фикер әйтеп, чыгышын 03:58 сәгатьтә тәмамлады. Аннары аңа яшьләр һәлак булучыларның фотоларыннан ясалган байрак бүләк итте. Соңыннан президент шәһитләр истәлегенә ачылган һәйкәл ачылышына китте.

Президентның 40 минутлык чыгышы вакытында гадәттән тыш хәл дә булды. Мәйдандагы халыкны төшергән дрон халык өстенә егылып төште. Моны президент та күрде һәм "зыян килмәгәндер дип өметләнәм" диде. Табиблар мәйданнан дрон төшүдән каза күргән, битләре киселгән кешеләрне алып чыгып киттеләр.

Россия журналисты Сәед Бицоев халык белән хакимият арасында мондый бергәлек илдә социаль тигезлек булганда мөмкин, дип саный. Гаделлек булганда, халык хакимиятне яклый, ди ул.

Азәрбайҗан журналисты Мортаза Буньядлы бергәлекнең нигезе - халыкның аңы үсүе, фетнәләрнең начарлыктан башка бернәрсә дә китермәвен төшенүе белән аңлатты. Ул теге яки бу җәмгыятьне тулысынча аңламыйча, аның эшләгән адымнарын аңлап булмый дип саный. "Төркия халкы күп фетнәләр күрде. Әле берсенең генә дә яхшылык китергәне булмады. Халык моннан арып, дәүләтен, байрагын яклап чыкты", - диде ул.


 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр