ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Мәдәният

Тукай районы авылында якташлар очрашуы уза

16 июль 2017, 09:00

Тукай районы авылында якташлар очрашуы уза 22 июльдә Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә авыл китапханәсенә 70 ел тулуна багышлана.

(Тукай, 16 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). 22 июльдә Тукай районы Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсенә 70 ел тулуга багышлана, икенче өлеш – Чебенле авылы урынына куелган һәйкәл янында хәтер-искә алу чарасы буларак үтәчәк, дип яза җирле басма.

Оештыручылар – Тукай районы якташлар җәмгыяте, район мәдәният бүлеге, Боерган авылы мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова, китапханә мөдире Флүзә Сәлимова чебенлеләрне, күрше авылларны шушы чарада катнашырга чакыра. Очрашуда Азат Хаҗиевның «Чебенле авылы татар язмышында» китабын тәкъдим итү, «Яран гөл» фольклор коллективы чыгышы, «Мунчала чыгару» йоласын күрсәтү, балык шулпасы пешерү, җыр-биюләр каралган. Башлана 10.00 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр