ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Заманча татар драматургиясенең башкаларга өлге булырдай үрнәкләре бар — Сәрвәр Сурина
"Бөек Болгар" фестивале халыкара статус алды
Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан

Җәмгыять

Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге базасында ветераннар советының чираттагы утырышы узды

16 июль 2017, 01:00

Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге базасында ветераннар советының чираттагы утырышы узды Очрашу Ветераннар оешмасының җирле башкарма хакимияте белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту темасына багышланган иде.

(Ютазы, 16 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Әбсәләм авыл җирлеге базасында район ветераннар советының чираттагы утырышы узды, дип яза җирле басма.

Ветераннар оешмасының җирле башкарма хакимияте белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту темасына багышланган очрашуны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова алып барды. Әбсәләм авылы башлангыч ветеаннар оешмасы җитәкчесе Миңнегөл Мостафина, Кәрәкәшле авылындагы аның хезмәттәше Гөлнур Хәнипова үз территорияләрендә өлкәннәр, аеруча ялгыз яшәүче, авыру кешеләр белән уздырылган чараларны бәян итте. Ахырда Зоя Васильевна, өлкән кешене кайгырту беренче чираттагы бурыч, дип башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

Әлбәттә, утырышның күңелле өлеше дә булды – Әбсәләм авылының “Сердәш” ансамбле чарада катнашучыларга күңелле ял мизгелләре бүләк итте. Һәм киң күңелле хуҗалар кунакларны чәй табыны артына дәште.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр