ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Исерек килеш руль артына утырган өчен ОСАГО бәясен арттырырга тәкъдим итәләр
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

Җәмгыять

2017 елның аномаль җәе алга таба ешрак кабатланырга мөмкин

15 июль 2017, 17:43

2017 елның аномаль җәе алга таба ешрак кабатланырга мөмкин Әлеге күренешләр Арктикада җылыту һәм полюслар һәм экватор арасында температура контрасты кыскару белән аңлатыла.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). 2017 елның аномаль җәе ешрак кабатланырга мөмкин, дип кисәтә Россия президентының климат үзгәрешләре мәсьәләләре буенча киңәшчесе Александр Бедрицкий. Бу хакта “Известия” яза.

Бу хакта ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Куркынычсызлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы форумында җиткергән.

“Без һава торышы тотрыксыз булганда аномаль күренешләрне күзәтәбез. 2017 ел — алга таба ешрак кабатланырга мөмкин булган вәзгыятьнең мисалы” – дип хәбәр иткән дәүләт башлыгы киңәшчесе.

Ул әлеге күренешләрнең Арктикада җылыту һәм полюслар һәм экватор арасында температура контрасты кыскару белән аңлата.

“Океан өстендәге температура аномалияләре атмосферага процессларны блокировкалауга шулай ук үз өлешен кертә, шул исәптән Атлантик һәм Европа секторында да”, — дип билгеләп үтте Александр Бедрицкий.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр