ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда «Киа» автомобиле 15 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Казан шәһәре ревматология үзәгенә профессор Илдар Салихов исеме биреләчәк
Мәскәү өлкәсендә беренче Татар халыкара Люберцы уеннары башланачак
Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган бәйгедә яшь иҗатчыларны бүләкләделәр
Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак

Сәясәт

Төркия Кызыл Ай җәмгыяте Кырымга ярдәм күрсәтүдә катнаша

15 июль 2017, 15:12 , Фото: Рамис Латипов

Төркия Кызыл Ай җәмгыяте Кырымга ярдәм күрсәтүдә катнаша "Хәзерге вакытта вәзгыятькә анализ ясала", - дип белдерде ведомство җитәкчесе.

 (Анкара, 14 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Төрек Кызыл ай җәмгыяте Россиядәге коллегалары белән хезмәттәшлек итеп, Кырымга һәм Украинага гуманитар ярдәм күрсәтә. Төркиянең Кызыл Ай җитәкчесе Керем Кынык журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта белдерде.

Кызыл Ай җәмгыяте Россиянең Кызыл Хач оешмасы белән имиграция сәясәте, мохтаҗларга ярдәм итү мәсьәләләрендә координация турында килешү төзелүен әйтте. Гомумән, элекке совет илләре белән хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә булуын белдерде.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Кызыл Ай җәмгыяте җитәкчесе Кырым буенча Украина белән дә, Россия белән дә сөйләшүләр алып барылуын әйтте. "Хәзерге вакытта вәзгыятькә анализ ясала. Шуннан чыгып, нәтиҗә ясалачак. Украинаның каза күргән төбәкләренә палаткалар һәм кирәк-яраклар белән ярдәм күрсәтелде", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10