ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Хәвеф-хәтәр

Хаҗ кылучыларны Согуд Гарәбстанында холера белән зарарлану куркынычы турында кисәтәләр

15 июль 2017, 15:37

Хаҗ кылучыларны Согуд Гарәбстанында холера белән зарарлану куркынычы турында кисәтәләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера белән 330 мең кеше зарарланган.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра”, - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шул ук вакытта холера белән көрәш оешмасы эксперты Доминик Легрос Согуд Гарәбстанының вирус таралуга каршы “яхшы әзерләнүен” җиткерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера 330 мең кеше зарарланган.
Быел хаҗ вакыты сентябрь башында башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр